Футбол сезоны төгәлләнде
Агымдагы елның футбол сезоны төгәлләнде. Ир-ат командалары арасындагы республика беренчелегендә Җәлил поселогының "Нефтяник" командасы, Чистай, Бөгелмә, Урыссу, Минзәлә командаларын артта калдырып, призлы IV урынны яулады.
Дүрт айга сузылган сезон киеренке көрәштә үтте. Командада - 26 спортсмен. Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар, "Җәлилнефть" идарәсе, "Татспецтранспорт", "НКТ-Сервис" җәмгыятьләре һәм башка предприятие хезмәткәрләре...