15 июнь 2026 яңалыклары
-
Зарипова: «Татарстанда күп балалы гаиләләр саны ике тапкыр артты»
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада күп балалы гаиләләр санының сизелерлек артуы турында хәбәр итте – соңгы 10 елда аларның саны ике мәртәбә арткан һәм 53 900гә җиткән, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда атна ахырына кадәр яңгыр, яшен һәм боз белән җылы һава сакланачак
Татарстан гидрометеоүзәге тараткан фараз буенча, республикада атна дәвамында кыска вакытлы яңгырлар, яшеннәр белән җылы һәм тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
-
Татарстанда узган елгы ашлыкның 767 мең тоннасы элеваторларда калган
Республика элеваторларында 2025 елгы уңыштан сакланып торган ашлык күләме 767 мең тоннага җиткән. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында брифинг вакытында белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда майлы культуралар мәйданы 87 мең гектарга зурайды
Татарстанда быелгы чәчү кампаниясе нәтиҗәләре буенча, майлы культуралар мәйданы узган елга караганда 87 мең гектарга үскән. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган брифингта белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
-
Сарман урамында челәннәр йөри
Озын сыйраклы, пеликаннар отрядыннан булган челәннәрне Юлтимер, Нөркәй авыллары тирәләрендә, Сарман-Чаллы автоюлында күрүчеләр булды.
-
Эльмира Зарипова: «Татарстанда ярлылык дәрәҗәсе 3 процентка кадәр төште»
Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада ярлылык дәрәҗәсе илдәге иң түбән күрсәткечләрнең берсенә – 3 проценттан бераз гына артыгракка кадәр кимегәнен белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда «Татар китабы – 2026» бәйгесе кысаларында иҗат очрашулары узды
9 июнь көнне Азнакай һәм Әлмәт үзәк китапханәләрендә Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре — Ләйсән Миңнуллина, Галимҗан Гыйльманов һәм Рәҗәп Бәдретдинов — катнашында очрашулар оештырылды. Чаралар «Татар китабы – 2026» бәйгесе уздырылу уңаеннан булды, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Шыгайда Фәния Гыйльфанова 90 яшен билгеләп үтте
Кичә Шыгай авылында гомер итүче Гыйльфанова Фәния Заһит кызына 90 яшь тулды.
-
Татарстанда +28 градуска кадәр җылы, яшен, яңгыр һәм боз явуы көтелә
Бүген республика территориясендә алмашынучан болытлылык көтелә. Көндез һәм кич белән яшенле яңгырлар булачак, кайбер урыннарда боз явуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан исә торган җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә. Җил тизлеге секундына 4-9 метр, көндез урыны белән 14 метрга кадәр, яшен вакытында исә 15-17 метрга җитәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.