14 июль 2026 яңалыклары
-
Татар яшьләре «Идел» үзәгенә җыела: 27 төбәктән делегатлар көтелә
26–30 августта «Идел» яшьләр үзәгендә XXXVI Татар яшьләре көннәре старт ала. Оештыручылар — Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, «Идел» үзәге һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе.
-
«Чиста һава» акциясе: Татарстанда 1,9 меңгә якын автомобиль тикшерелгән
Татарстанда «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында уздырылган еллык «Чиста һава» оператив-профилактик чарасында 1887 транспорт чарасы каралган. Бу хакта ТР Экология министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
15 июльдә Татарстанга яшен, боз һәм көчле җил килә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтүенчә, иртәгә, 15 июльдә, республикада һава торышы начарлана. Урыны белән көчле яңгыр, боз явуы, яшен көтелә, җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр артачак, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Күтәмәле китапханәсендә әдәби викторина үтте
Күтәмәле авыл китапханәсендә 11 июльдә гаилә көненә багышланган «Яшәгән-булган» дигән әдәби викторина узды.
-
Татарстан урманнарында ял итү өчен 225 урын әзерләнгән
Быел республика урманнарында гражданнарның ял итүе өчен 225 махсус мәйданчык төзекләндерелгән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстан предприятиесе экологиягә килтерелгән зыян өчен 19,8 млн сум түләячәк
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәгълүматларына караганда, республиканың бер компаниясе туфракка китерелгән зыян өчен суд карары буенча 19,8 миллион сум акча түләргә мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
-
Татарстанда көчле яңгырлар һәм көчле җил көтелә
Бүген, 14 июльдә, республика территориясенә Атлантикадан килгән «Бернадетт» циклоны басым ясый. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, көн дәвамында һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк — күк йөзе капланган булачак, күп районнарда яңгырлар көтелә. Кайбер урыннарда, шул исәптән Казандагы, яшенле яңгырлар һәм боз явуы да ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.