Татарстан урманнарында ял итү өчен 225 урын әзерләнгән
Быел республика урманнарында гражданнарның ял итүе өчен 225 махсус мәйданчык төзекләндерелгән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Аның сүзләренчә, мондый эшләр урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча гомуми чаралар комплексына керә. Ял зоналарын булдыру рәсми булмаган урыннарда кешеләрнең ял итүен киметергә ярдәм итә, шул рәвешле янгын чыгу ихтималлыгын сизелерлек төшерә.
Ведомство вәкиле өстәп әйткәнчә, мәйданчыкларны төзекләндерү белән беррәттән, халык арасында аңлату эше дә алып барыла. Урманнарда ут белән эш иткәндә саклык чаралары турында баннерлар, мәгълүмати такталар урнаштырыла, листовкалар, буклетлар таратыла, шулай ук агарту акцияләре үткәрелә.
Урман фонды җирләрендә янгыннар мәйданын киметү – «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының төп максатларының берсе. Ул үз чиратында «Экологик иминлек» милли проектына керүче «Урманнарны саклау» федераль проектының өлеше булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев