Татарстан предприятиесе экологиягә килтерелгән зыян өчен 19,8 млн сум түләячәк
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәгълүматларына караганда, республиканың бер компаниясе туфракка китерелгән зыян өчен суд карары буенча 19,8 миллион сум акча түләргә мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Ведомство хәбәр итүенчә, әлеге предприятие I–IV куркынычлык класслы калдыкларны транспортлау һәм юк итү белән шөгыльләнә. Тикшерү барышында инспекторлар фирма территориясендә нефть эремәсе булган ачык чокыр, нефтьле сыеклыкның җиргә түгелүе, шулай ук агулы калдыкларның күмелүен ачыклаган.
Тирә-як мохиткә зыянны үз теләге белән түләүдән компания баш тарткан. Шуннан соң ведомство Татарстан Арбитраж судына дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Суд фирманы китерелгән зыянны тулысынча түләргә мәҗбүр иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев