Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күтәмәле китапханәсендә әдәби викторина үтте

Күтәмәле авыл китапханәсендә 11 июльдә гаилә көненә багышланган «Яшәгән-булган» дигән әдәби викторина узды.

Китапханәче балаларга гаиләнең һәр кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләде. Балалар гаилә, йорт турындагы мәкальне дәвам иттеләр, табышмакларга җаваплар таптылар, «Яшәгән ди, булган ди» викторинасың сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук «Гаилә – ул җылы учак» дигән тематик китап күргәзмәсе әзерләнде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Яшь укучылар илебезнең һәм башка халыкларның гаилә гореф-гадәтләре, көнкүреше, гаилә бәйрәмнәре турындагы китаплар белән таныштылар, матур итеп гаилә турында рәсемнәр дә ясадылар.

Фотолар үзәкләштерелгән китапханәнең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев