Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Чиста һава» акциясе: Татарстанда 1,9 меңгә якын автомобиль тикшерелгән

Татарстанда «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында уздырылган еллык «Чиста һава» оператив-профилактик чарасында 1887 транспорт чарасы каралган. Бу хакта ТР Экология министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Тикшерелгән автомобильләрнең 1609ы – җиңел, 90ы – йөк машиналары, 188е – автобуслар. Белгечләр бензинлы, дизельле һәм газ двигательле транспортны күзәтә.

Рөхсәт ителгән нормативларны бозган 27 автомобиль ачыкланган — бу тикшерелгән машиналарның 1,4 проценты. Бозучылар арасында 5 дизельле, 20 бензинлы һәм 2 газлы машина бар.

Рейдлар республиканың 16 муниципаль берәмлегендә узган: Югары Ослан, Чистай, Буа, Түбән Кама, Азнакай, Арча, Лениногорск, Тукай, Менделеевск, Алабуга, Балтач, Теләче, Саба, Әлмәт районнары, шулай ук Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләре.

Һәр бозу очрагы буенча Экология министрлыгы хезмәткәрләре автомобиль хуҗалары белән аңлату эше алып бара һәм административ хокук бозу турында хатлар төзи.

«Чиста һава» операциясе автотранспортның атмосферага тискәре йогынтысын киметү максатында ел саен үткәрелә. Татарстан юлларында тикшерүләр 2026 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев