Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар яшьләре «Идел» үзәгенә җыела: 27 төбәктән делегатлар көтелә

26–30 августта «Идел» яшьләр үзәгендә XXXVI Татар яшьләре көннәре старт ала. Оештыручылар — Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, «Идел» үзәге һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе.

Бу чара төрле төбәкләрдә яшәүче татар яшьләрен бергә туплый, аларга аралашу, үсеш өчен мәйданчык булып тора. Төп максат — милли кыйммәтләрне пропагандалау, туган телгә, тарихка кызыксыну уяту.

Быел Россиянең 27 төбәгеннән һәм Казахстаннан 180 делегат киләчәге фаразлана. Аларны лекцияләр, татар теле һәм тарих дәресләре, кичке чаралар көтә. Шулай ук вокал, бию, актерлык, кул эшләре буенча остаханәләр үтәчәк. Делегатлар сәясәт, сәнгать, журналистика, дин, спорт өлкәсендәге танылган шәхесләр белән очраша алачак.

Чарада «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» бәйгеләре дә уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев