Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда көчле яңгырлар һәм көчле җил көтелә

Бүген, 14 июльдә, республика территориясенә Атлантикадан килгән «Бернадетт» циклоны басым ясый. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, көн дәвамында һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк — күк йөзе капланган булачак, күп районнарда яңгырлар көтелә. Кайбер урыннарда, шул исәптән Казандагы, яшенле яңгырлар һәм боз явуы да ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.

Җилнең төп юнәлеше көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан булып, аның тизлеге секундына  6-11 метр тәшкил итә, ләкин яңгыр вакытында ул 15-20 метрга (Казанда 18 метрга) кадәр көчәячәк.

Эсселек кими: төннәрен +12...+17 градус булса, көндез термометрлар бары +20...+25 градуска (башкалада +22...+24) күтәреләчәк. Гидрометцентр фаразлары буенча, мондый тотрыксыз, уртача җылы һава атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Циклон Үзәк Россия өлкәләреннән көнчыгышка таба күчә, дип искәртә РФ Гидрометүзәге фаразлау бүлеге башлыгы Александр Голубев.

Районда да шундый һава торышы фаразлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев