10 июнь 2026 яңалыклары
-
Россия Президенты Татарстанның дүрт судына яңа рәис һәм судьялар куйды
Россия Президенты Владимир Путинның указы нигезендә, Татарстанда судьялар вазыйфасына билгеләүләр булды, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстан оешмалары архивларны яңарту өчен 9 млн сум грант откан
Республика күләмендә уздырылган «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектацияләү чыганагы оешмасының иң яхшы архивы» конкурсында 18 оешма җиңүче булды. Алар грант рәвешендә барлыгы 9 млн сум акча алган, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Чит ил гражданнарына бурычлары һәм хокуклары аңлатылды
Бүген – 10 июнь көнне районда мигрантларның социаль-мәдәни адаптациясе мәсьәләләренә багышланган эшлекле очрашу үткәрелде.
-
Татарстаннан хаҗга барган 1800 мөселман тулысынча кайтып җитте
2026 елда республикадан хаҗ сәфәренә чыккан барлык диндарлар да исән-имин әйләнеп кайтты. Соңгы төркем белән 10 июньдә Казанга тоткарланган очыш килеп төште.
-
«Минем субсидияләр» сервисы аша республикада 2,4 млрд сумлык ярдәм расланган
Татарстанда 2026 елның гыйнвар-май айларында 15,2 мең гариза хуплау алган. Авылларда яшәүчеләр, эшкуарлар һәм оешмалар өчен онлайн рәсмиләштерелгән бу ярдәмнең гомуми күләме – 2,4 млрд сум. Гомумән, ел башыннан платформага 18,9 мең гариза тапшырылган.
-
Татарстанда эш бирүчегә хезмәткәрләргә 8 млн бирмәгән өчен эш кузгатылган
Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, фирманың генераль директоры 2024 елның ноябреннән 2025 елның маена кадәр 125 хезмәткәргә хезмәт хакы түләмәгән, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Кадыйров: «Татарстан яшьләр белән эшләү өлкәсендә Россия төбәкләре арасында иң яхшысы дип танылды»
Татарстанда миллионнан артык яшь граждан яши, бу республика халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә.
-
Сарман үзәк китапханәсе коррупциягә каршы көрәшкә багышланган чара үткәрде
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Сарманның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ачык һавада «Әкиятләр дөньясында коррупция» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша уздырдылар.
-
Татарстанда бүген яңгыр, томан һәм эссе һава көтелә
Республикада көндез алмашынучан болытлылык, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен ихтимал. Иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.