9 апрель 2026 яңалыклары
-
Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы яңа уку елына кадетлар эзли
Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы бишенче, алтынчы һәм унынчы сыйныфларга укучылар кабул итү башлавын белдерә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Үз бакчаңда агач кисәргә ярыймы? Адвокат аңлатты
Россия халкы, гадәттә, үз бакчаларында да, аннан тыш җирлектә дә агачларны кисә ала. Тик бу хокук чикләнмәгән очракта гына гамәлдә, дип белдерә Россиянең атказанган адвокаты, юридик фәннәр докторы Людмила Айвар. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
-
ГТХМ: Көчле җилдә үзеңне ничек сакларга
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре татарстанлыларга көчле җил һәм яшенле яңгыр вакытында сак булырга кушты, дип яза «Татар-информ» МА.
-
КФУда ясалма фәһемне өйрәнү буенча магистрлык программасы ачыла: 20 бюджет урын каралган
Киләсе уку елында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Төрки телле мохиттә ясалма фәһем» магистрлык программасы ачылачак. Курс нидән гыйбарәт һәм кемнәр өчен? Бу хакта «Татар-информ«да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
-
Республикада егерме метрга кадәр җил, дымлы кар һәм яшен көтелә
Иртәгә, 10 апрельдә, Татарстан территориясендә һава торышы начараячак. Бу хакта республика Гидрометүзәге кисәтә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
«Сарман-информ» хезмәткәрләре дә өмәгә кушылды
Районда санитар-экологик икеайлык дәвам итә.
-
Татарстан кооперативларына транспорт алуга 73,5 млн сум бүлеп биреләчәк
Татарстанда кулланучылар кооперациясе оешмаларына ел саен республика бюджетыннан дәүләт ярдәме күрсәтелә. Бу хакта республиканың Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Матбугат үзәгенең исеме үзгәрде
2026 елның 3 апреленнән «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» яңа исемле булды.
-
Сарман матбугат үзәгендә ветеринариягә кагылышлы туры эфир үтәчәк
Дуслар! Без төрле өлкәдәге җитәкчеләр, хезмәткәрләр белән туры эфирларыбызны дәвам итәбез.
-
Республикада бераз яңгыр төшәчәк, +18 градуска кадәр җылытачак
Бүген республикада болытлы булачак. Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе прогнозлары буенча, бераз яңгыр төшәчәк, көндез яшенле яңгыр да булуы ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.