Үз бакчаңда агач кисәргә ярыймы? Адвокат аңлатты
Россия халкы, гадәттә, үз бакчаларында да, аннан тыш җирлектә дә агачларны кисә ала. Тик бу хокук чикләнмәгән очракта гына гамәлдә, дип белдерә Россиянең атказанган адвокаты, юридик фәннәр докторы Людмила Айвар. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
Адвокат сүзләренчә, кайбер торак пунктларда зур агачларны алу өчен җирлек администрациясе яки экологик оешмалар белән килешү кирәк. Ә менә алма, чия кебек җимеш агачларын, шулай ук хуҗаның үзе утырткан агачларны махсус рөхсәтсез бетерү рөхсәт ителә.
– Әгәр җир участогы урман фонды яки аерым саклана торган табигать территориясендә урнашса, хәлләр башкача. Бу очракта РФ Урман кодексы һәм махсус чикләүләр гамәлдә. Бер генә агачны кисү өчен дә рөхсәт кирәк — аны «урман кисү билеты» дип атыйлар. Әгәр рөхсәтсез киссәгез — административ яки җинаять җаваплылыгы килеп чыга. Җир сезнең милектә булса да, чикләүләр саклана», — ди спикер.
Бакча участогы торак пункт чикләрендә урнашса һәм анда төзекләндерү кагыйдәләре расланган булса, урындагы нормативлар шәхси территориядә дә агач кисүне чикли ала.
Юрист билгеләп үткәнчә, кайбер очракларда (мәсәлән, сүз зур, сирәк яки кыйммәтле агачлар турында барганда) рөхсәт алу мәҗбүри. Тәртип бозучыга административ яки җинаять җаваплылыгы (күбесенчә штраф) яный. Тагын бер мөһим момент: һәр киселгән агач өчен аерым бәяләр буенча зыянны компенсацияләү дә таләп ителергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев