Җәмгыять

Республикада егерме метрга кадәр җил, дымлы кар һәм яшен көтелә

Иртәгә, 10 апрельдә, Татарстан территориясендә һава торышы начараячак. Бу хакта республика Гидрометүзәге кисәтә, дип яза «Татар-информ» МА.

Иртән һәм көндез төбәкнең аерым районнарында көчле җил көтелә — аның тизлеге секундына 15–20 метрга җитәргә мөмкин. Бофорт шкаласы буенча, 13,9–17,1 м/с тизлектәге җил «көчле», ә 17,2–20,7 м/с — «бик көчле» дип санала.

Моннан тыш, шул ук вакытта яңгыр һәм дымлы кар явуы фаразлана. Республиканың көнчыгышында явым-төшем көчле булачак.

Синоптиклар шулай ук Татарстанда яшен күзәтелүен дә ихтимал дип белдерәләр. Район территориясендә дә юл хәрәкәтендә катнашучыларга сак булырга киңәш ителә.


Нет комментариев