САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы яңа уку елына кадетлар эзли

Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы бишенче, алтынчы һәм унынчы сыйныфларга укучылар кабул итү башлавын белдерә, дип яза «Татар-информ» МА.

Монда балалар уңайлы шартларда яши. Һәр 7 урынлы бүлмә заманча җиһазландырылган — аерым санузел, душ, гардероб, шулай ук Wi-Fi тоташу мөмкинлеге бар. Ял итү өчен махсус психологик бушану бүлмәләре дә каралган. Корпус территориясендә бассейнлы спорт комплексы, универсаль мәйданчыклар һәм «Воркаут» урам шәһәрчеге эшли.

Укыту процессы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Һәр аудитория проекторлар һәм сенсорлы панельләр белән тәэмин ителгән. Химия, физика, биология кабинетларында мини-лабораторияләр һәм практик дәресләр өчен махсус җиһазлар бар. Өстәвенә, робототехника, аудиовизуаль технологияләр лабораторияләре, цифрлы фото- һәм видеостудия, медиатека һәм китапханә үзәге эшли.

Кадетларны хәрби һәм гражданлык югары уку йортларына әзерләүгә зур игътибар бирелә. 30дан артык түгәрәк эшли: волейбол, бокс, армия кул сугышы, йөзү, шахмат, авиа- һәм ракета модельләштерү, сәнгать-эстетик юнәлештәге түгәрәкләр.

Кабул итү конкурс нигезендә уза. V сыйныфка — 50 бала, VI сыйныфка — 5 бала, X сыйныфка — 30 бала планлаштырыла. Төп гомуми белем (V—VI сыйныфлар) буенча сынаулар 2—10 июньдә, урта гомуми белем (X сыйныф) буенча 22—26 июньдә үткәрелә. Туры мәгълүмат — корпусның рәсми сайтында.

Әлеге корпустан тыш, Идел буе федераль округының башка кадет корпуслары да укучылар җыя. Мәсәлән, В.Г.Стариков исемендәге Удмурт, А.В.Кочетов исемендәге Чуваш, В.Ф.Маргелов исемендәге Түбән Новгород кадет корпуслары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев