Татарстанда кулланучылар кооперациясе оешмаларына ел саен республика бюджетыннан дәүләт ярдәме күрсәтелә. Бу хакта республиканың Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Акчалар төбәкнең торак пунктларына көндәлек әйберләр илтү һәм чыгып сату өчен махсус автотранспорт сатып алуга юнәлтеләчәк.
2026 елда мондый ярдәм күләме 73,5 миллион сум тәшкил итәчәк.
Нет комментариев