Җәмгыять

ГТХМ: Көчле җилдә үзеңне ничек сакларга

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре татарстанлыларга көчле җил һәм яшенле яңгыр вакытында сак булырга кушты, дип яза «Татар-информ» МА.

Белгечләр кисәткәнчә, аварияләрдән саклану өчен, реклама конструкцияләре, юл күрсәткечләре һәм электр баганалары янында тормаска кирәк. Шул ук исәптән — мондый урыннарда машина калдырырга да ярамый. Тагын бер мөһим киңәш: йортның дивары янына басып тормагыз, чөнки җил түбәдән материалларның ватылып төшүе ихтимал.

Искәртеп үтик: иртәгә, 10 апрельдә, республикада һава шартлары нык үзгәрәчәк. Иртән һәм көндез урыны белән секундына 15–20 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Тагын яңгыр, дымлы кар һәм яшенле яңгыр ихтимал.


Нет комментариев