Җәмгыять

Республикада бераз яңгыр төшәчәк, +18 градуска кадәр җылытачак

Бүген республикада болытлы булачак. Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе прогнозлары буенча, бераз яңгыр төшәчәк, көндез яшенле яңгыр да булуы ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.

Төньяк-көнчыгыштан 7-12 метр тизлектә җил исәчәк. Ул көньяк-көнчыгышка күчәчәк, иртән һәм көндез җилнең тизлеге урыны белән 15-20 метрга кадәр булачак.

Көндез температураның иң югары күрсәткече +8..+13 градуска җитәчәк, көнчыгыш районнарда термометрның терекөмеш баганасы урыны белән +18 градуска кадәр булачак.

Район территориясендә дә шундый ук һава торышы көтелә. Җылыга алданмагыз!


Нет комментариев