7 август 2026 яңалыклары
-
Айзатуллин: Татарстан торак кертү темпларын сакларга омтыла
Татарстан биш ел рәттән 3 млн кв. метрдан артык торак кертә. Узган ел рекорд күрсәткечкә ирешелгән — 3,5 млн кв. метрдан артык. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда 12 яшьлек кызны кара елан чакканнан соң саклап калганнар
Әгерҗе районында 12 яшьлек кызны кара елан чаккан. Ул, әнисенә йорт янындагы чәчәкләрне утауда булышканда, кулында каты авырту сизә — аны елан чага. Абыйсы еланны фотога төшереп өлгергән, бу табибларга ярдәм иткән.
-
Татарстанлылар МАКС чат-боты аша 69 млн сумлык түләүләр үтәгән
Татарстанлылар «МАКС» илчесе эчендә эшләүче «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» рәсми чат-боты аша 12 ай эчендә 69 млн сум күләмендә түләү ясаган. Бу хакта ТР Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татар телендә балалар энциклопедиясе китаплары басылып чыкты
Татарстан китап нәшрияты «Балалар энциклопедиясе» сериясеннән татар телендә төсле китаплар әзерләгән. Яңа басмалар уңайлы форматта чыгарылган һәм балаларның ата-аналар яки тәрбиячеләр белән бергә белем алуына ярдәм итәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Яшьләр бүлеге начальнигы бәйрәм белән котлады
Бүген Үзәк ял паркында “Татарстанда җәй” кысаларында бәйрәм чарасы оештырылды.
-
Районда алдынгы төзүчеләр һәм физкультурачылар бүләкләнде
Бүген Сарманның Үзәк ял паркында Төзүчеләр һәм Физкультурачылар көннәре уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде.
-
Ноябрьдә Татарстанда иң кыска эш атнасы көтелә
Быел ноябрь аенда Татарстан халкын өч көнлек эш атнасы көтә – аның ике көне кыскартылган булачак. 2–8 ноябрь аралыгында эш көннәре – 2, 3 һәм 5 ноябрьгә туры килә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
7 августта Татарстанда +31 градуска кадәр җылы көтелә
Бүген, 7 августта, республикада алмашынучан болытлы һава шартлары көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.