6 июль 2026 яңалыклары
-
Районда Питрауга әзерләнәләр
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин бүген Питрау узачак Ләке авылында бәйрәмгә әзерлек мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Анда чараны уздыруга катнашы булган оешма-предприятие җитәкчеләре һәм белгечләре дә чакырулы иде.
-
Республиканың Алабуга районында суда 52 яшьлек ир-атның гомере өзелгән
Татарстанның Алабуга районындагы буада фаҗига булды. 52 яшьлек ир-ат коенганда су астына киткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Уфада татар теленә һәм мәдәниятенә багышланган зур проект эшли башлады
Башкортстан Башлыгы гранты ярдәмендә Уфа Фән һәм технологияләр университетында татар филологиясе кафедрасында мөһим эш башланды. Профессор Алмас Шәйхулов үз васыяте буенча кафедрага калдырган шәхси китапханә хәзер цифрлы форматка күчерелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Иске Минзәләбаш нәниләре курайда уйнарга өйрәнделәр
Курай – ул гади музыка коралы гына түгел, ә татар халкының рухи байлыгы, мәдәниятебезнең йөрәге. Узган атнада Иске Минзәләбаш авылы мәдәният йортында нәниләр өчен истәлекле чара узды. Балалар оста курайчы Мөнәвир Вәлиев белән очрашып, курайда уйнау серләренә төшенделәр.
-
ГТХМ 7 июльдә көтелгән яшен һәм көчле җил вакытында куркынычсызлыкны искәртте
Бу көнне яшен, җилнең секундына 20 метрга кадәр көчәюе, кайбер урыннарда боз явуы һәм томан төшүе көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда мәдәни мирас объектларын торгызу өчен инвесторларга льготалы кредитлар бирелә
Республикада 2032 тарихи-мәдәни һәйкәл исәпләнә, шул исәптән 40 төбәк, 27 муниципаль объект. Аларны реставрацияләүгә акча салырга теләүчеләр өчен «ДОМ.РФ» компаниясе аша 9% тан түбәнрәк ставка белән махсус кредитлау мөмкинлеге бар. Бу акчаларны проект сметасын әзерләүгә дә, төзекләндерү эшләренә дә тотынырга ярый, ә реставрация 2030 елның декабрь аена кадәр тәмамланырга тиеш.
-
Районның иң күркәм гаиләләре хөрмәтләнде
8 июль көнне илебездә зур тантана – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген район үзәгенең Ял паркында зур тантана үткәрелде.
-
Татарстан урманнарында янгынга каршы 2,4 мең км чамасы яңа полосалар әзерләнгән
Татарстанның урман фондында янгыннарның таралуын булдырмау өчен 2 395,2 чакрым озынлыктагы саклау полосалары төзелгән. Бу эшләр «Экологик иминлек» милли проекты составындагы «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк программасы кысаларында алып барыла. Мәгълүматны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда эссе көн көтелә: яңгыр, яшен һәм 32 градуска кадәр җылы
6 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава шартлары көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр булса, көндез яңгыр аерым районнарда гына фаразлана. Яшенле яңгыр вакытында боз яву ихтималлыгы да бар, дип яза «Татар-информ» МА.