5 май 2026 яңалыклары
-
Татарстанда 6 майдан кадәр социаль мәсьәләләр буенча биш туры линия үткәрелә
Май аенда Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә төрле социаль сорауларга багышланган барлыгы биш туры линия оештырылачак. Шуларның беренчесе инде иртәгә, 6 майда уза, дип хәбәр итәләр оештыручылар. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
-
Район Үзәк ял паркында өмә үтте
Бүген Сарманның Үзәк ял паркында чын мәгънәсендә хезмәт дәрте кайнады. Районда санитар-экологик икеайлык кысаларында оештырылган өмәгә барлык оешмалар җыелды.
-
Татарстан өчен хаҗга баручылар квотасы өченче ел 1,8 мең кеше тәшкил итә
Быел Татарстаннан хаҗга 1800 кеше юл тотачак. Бу хакта ТР Дин эшләре буенча идарәсе рәисе урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил Зөфәров хәбәр итте. Хаҗиларның беренче төркеме 16 майда юлга кузгалачак, дип яза «Татар-информ» МА.
-
ГТХМ көчле җил һәм яшен вакытында куркынычсызлык чаралары турында кисәтә
5 май кичендә, 6 май төнендә һәм көндез Татарстанның кайбер урыннарында көчле җил (тизлеге – секундына 15 метрга ка кадәр) һәм яшен көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Якташыбыз чираттагы чакрымнарын узды
Сарманның күренекле марафончысы Фәнис Фәретдинов Россия чемпионатында катнашкан.
-
Татарстанда 2026 елда ясалма интеллектны үстерүгә 1 млрд сум юнәлтеләчәк
2026 елда Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләрен үстерүнең дәүләт программасын тормышка ашыруга 1 миллиард сум акча юнәлтелә. Бу хакта республиканың Финанс министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда бүген алмашынучан болытлы һава: көндез +21..+26 градус
Бүген, 5 майда, Татарстанда алмашынучан болытлылык көтелә. Аерым районнарда кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.