4 июнь 2026 яңалыклары
-
Районда эшмәкәрләрне хөрмәтләделәр
Ел саен Россиядә эшмәкәр көне билгеләп үтелә. Чагыштырмача, ул – яшь бәйрәм. Кануннар буенча, теләгән һәр кеше үзенең эше белән шөгыльләнә һәм үз бизнесын ача ала.
-
ТРда 16,5 мең укучы рус теленнән БДИ тапшыра, шул исәптән – 10нчы сыйныфлар да
Бүген Татарстанның 16,5 меңнән артык чыгарылыш укучысы рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Алар арасында имтиханны бер ел алдан тапшырырга теләгән 10нчы сыйныф укучылары да бар. Бу хакта журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 11нче «Унбер» лицеенда белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
«Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстанда 10 млрд сумлык эшләр көтелә
Татарстанда быел 11 районда, Казан һәм Яр Чаллыда 560 ишегалды территориясен 10 млрд сум акчага төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта Дәүләт Советы президиумы утырышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Юлтимердә яшәүче райондашыбыз Сабантуйга ат белән чыгуларын искә төшерде
Атка гашыйк булмаган, аңа сокланмаган кешеләр сирәктер ул, мөгаен. Авыл тормышының атрибуты булган әлеге хайванны нәниләр дә, олылар да үз итәләр.
-
Иртәгә Татарстанда яшен һәм боз явуы көтелә
Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, иртәгә көндез төбәк буйлап көчле яшен үтәчәк, җилнең тизлеге секундына 17 метрга җитәргә мөмкин. Аерым районнарда боз яву күзәтеләчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Спорт мәктәбе тренеры укучылары белән горурлана
Агымдагы елның 21-22 май көннәрендә Минзәлә шәһәрендә кече шәһәрләр һәм авыл районнары арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үткәрелде. Анда беренче санлы спорт мәктәбенең Җәлил поселогындагы “Батыр” спорт-сәламәтләндерү комплексында шөгыльләнүче кызлары һәм егетләре дә катнаштылар. Район данын яклаган спортчылар югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
Татарстан урманнарын янгыннан саклау өчен 2,4 мең км киртәләр булдырылган
Татарстанда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча планның зур өлеше үтәлде. Белгечләр 2,4 мең км яңа минераллаштырылган янгынга каршы полосалар булдырды һәм 4,8 мең км буенча барлык полосаларны карап-чистарту эшләрен башкарды. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Район өлкәннәренең актив гомер озынлыгы спортка да бәйле
Күптән түгел Казанда Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге, Россиядә Халыклар бердәмлеге елына багышланган “Өченче буын” пенсионерлар Спартакиадасының финал ярышлары үткәрелде.
-
Татарстанда ел саен пошилар катнашында 200гә якын юл-транспорт һәлакәте була
Татарстанда ел саен якынча 200 юл-транспорт һәлакәте пошилар катнашында теркәлә. Бу хакта Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда 25 градуска кадәр җылы, урыны белән яңгыр фаразлана
Татарстанның кайбер районнарында кыска вакытлы яңгыр явуы мөмкин. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, иртәнге сәгатьләрдә томан төшүе ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.