1 апрель 2026 яңалыклары
-
Республикада санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз» бәйгесе старт алды
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән республикада санитар-экологик икеайлык башланды. Чара «Экологик иминлек» илкүләм проектына теләктәшлек йөзеннән оештырыла. Төп бурыч – кыштан соң территорияләрне төзекләндерү, чүплекләрне бетерү. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Ык елгасы аша күпер су астында калды
Республиканың Азнакай районы Тымытык авылы тирәсендә Ык елгасы аша салынган күперне су баскан. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
Азалакта балалар «Кошлар патшалыгында» булдылар
1 апрельдә Халыкара кошлар көне үткәрелә. Шул уңайдан Азалак авыл китапханәсендә «Кошлар патшалыгында» дигән экологик сәгать үткәрелде.
-
Республикада эшче белгечләргә ихтыяҗ ел саен 13 мең кеше тирәсе булачак
Якын киләчәктә Татарстанның хезмәт базарында иң зур сорау уртача һөнәри белемле кадрларга булачак. Бу – практик һөнәрләр һәм эшче белгечлекләренең өстенлек алуын күрсәтә, дип хәбәр итә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы яза.
-
«Түбән Кама Нефтехим»да янгынында һәлак булганнарның туганнарына ун миллион сум түләячәкләр
«Түбән Кама Нефтехим» оешмасы янгын корбаннарының туганнарына һәм зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
-
51 мең белгеч кирәк: Татарстанда кадрлар дефициты кискенләшә
Республикада белгечләргә ихтыяҗ елдан-ел арта. Пенсия яшенә җиткән хезмәткәрләрне алыштыру гына түгел, яңа сәнәгать объектлары һәм инвестицион проектлар эшлекле кадрлар таләп итә. Бу хакта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Якташыбыз шаян истәлекләре белән уртаклаша
Көлке көне уңаеннан, сезгә Сарман авылыннан Илдус Фәйзуллинның юморескасын тәкъдим итәбез.
-
Гидрометеоүзәк Татарстан өчен апрель-сентябрь айларына һава торышы прогнозын әйтте
Россиянең Гидрометеоүзәге Татарстан өчен 2026 елның апрель-сентябрь айларына температура һәм явым-төшем фаразын тәкъдим итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Апрель башында республикада томан һәм +18 градуска кадәр җылы булачак
Бүген Татарстанда сизелерлек явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.