51 мең белгеч кирәк: Татарстанда кадрлар дефициты кискенләшә
Республикада белгечләргә ихтыяҗ елдан-ел арта. Пенсия яшенә җиткән хезмәткәрләрне алыштыру гына түгел, яңа сәнәгать объектлары һәм инвестицион проектлар эшлекле кадрлар таләп итә. Бу хакта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
Белгеч сүзләренчә, республикада ел саен кадрларга ихтыяҗ фаразы федераль методика нигезендә әзерләнә. Анда төбәкләр, икътисад тармаклары һәм эш бирүчеләрнең чын ихтыяҗлары исәпкә алына. 2025 елда 2026 елга һәм 2032 елга кадәрге фараз формалаштырылган.
Ул технологик үзгәрешләрне һәм инвестицион проектларны да күз уңында тотып төзелә. Шулай ук демография хәле, статистик күрсәткечләр, шулай ук төп макроикътисади параметрлар – өстәлгән бәя, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм башкалар исәпкә алына.
Клара Таҗетдинова билгеләп үткәнчә, ел саен 51 меңгә якын яңа хезмәткәр кирәк. Бу – кечкенә генә шәһәр халкы күләмендәге ихтыяҗ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев