САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада эшче белгечләргә ихтыяҗ ел саен 13 мең кеше тирәсе булачак

Якын киләчәктә Татарстанның хезмәт базарында иң зур сорау уртача һөнәри белемле кадрларга булачак. Бу – практик һөнәрләр һәм эшче белгечлекләренең өстенлек алуын күрсәтә, дип хәбәр итә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы яза.

Аның белдерүенчә, 2032 елга кадәр төзелгән фаразлар буенча, мондый кадрларга ел саен 28 мең кеше тирәсе таләп ителәчәк. Шуларның 13 меңгә якыны – квалификацияле эшчеләр.

Алдагы унъеллыкта аеруча заманча җиһазларга хезмәт күрсәтү, алар белән эш итү белән бәйле эшче белгечлекләре зур ихтыяҗ тудырачак. Клара Таҗетдинова билгеләп үткәнчә, бу хәл квалификацияле кадрлар өчен көндәшлекне арттырачак һәм хезмәт хакының үсүенә китерәчәк.

Шулай да, югары белемле белгечләр дә әһәмиятен югалтмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев