1 апрельдә Халыкара кошлар көне үткәрелә. Шул уңайдан Азалак авыл китапханәсендә «Кошлар патшалыгында» дигән экологик сәгать үткәрелде.
Китапханәчеләр балаларга табигатебезгә ямь бирүче канатлы дусларыбыз турында сөйләде. Балалар кошларга багышланган китаплар белән таныштылар, табышмакларга җавап бирделәр.

Фото Үзәкләштерелгән район китапханәсенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды
Нет комментариев