САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз» бәйгесе старт алды

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән республикада санитар-экологик икеайлык башланды. Чара «Экологик иминлек» илкүләм проектына теләктәшлек йөзеннән оештырыла. Төп бурыч – кыштан соң территорияләрне төзекләндерү, чүплекләрне бетерү. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Икеайлык белән беррәттән бүген «Экояз» республика конкурсы да старт алды. Быел ул Россия халыклары бердәмлеге елына, шулай ук Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана.

Бәйге 8 атналык марафон форматында узачак

Һәр атна аерым темага багышланган:

«Кошларга ярдәм ит» – җимлекләр һәм сыерчык ояларын ясап, паркларга урнаштыру.

«Зоокайгырту» – приютларга ярдәм күрсәтү, хайваннарга карау.

«Экологик илһам калейдоскобы» – икенчел чималдан сәнгать әсәрләре һәм СВО ихтыяҗлары өчен әйберләр ясау.

«Табигать язмышы безнең кулларда» – агачлар һәм куаклар утырту. 26 апрельдә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан бишенче атнага кадәрге постлар татар телендә урнаштырыла.

«Тынычлык, хезмәт, май» – йорт, мәктәп, парк һәм скверлар тирәсен төзекләндерү.

«Геройлар янәшәбездә яши» – мемориалларны төзекләндерү, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, СВО катнашучыларына ярдәм.

«Без чүп-чарны аерым җыю яклы» – макулатура, пластик, кием-салым җыю һәм тапшыру.

«Чиста су» – елга, күл һәм буаларны, яр буе зоналарын чистарту.

Ничек катнашырга?

Бәйгедә катнашу өчен беренче атна биремен үтәп, «ВКонтакте»та пост урнаштырырга һәм 5 апрельгә кадәр чат-ботка хисап тапшырырга кирәк: https://vk.ru/app7062840#mineco_rt_konkurs&force=1 

Тулырак мәгълүмат һәм конкурс нигезләмәсе белән Экология министрлыгы сайтында танышып була: https://eco.tatarstan.ru/2026-9029309.htm 

Кызыклы факт: узган ел «Экояз» конкурсында 1100 гаилә туган якның чисталыгын саклауга үз өлешен керткән. Табигатькә ярдәм итәргә теләгән һәркем чакырыла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев