САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Якташыбыз шаян истәлекләре белән уртаклаша

Көлке көне уңаеннан, сезгә Сарман авылыннан Илдус Фәйзуллинның юморескасын тәкъдим итәбез.

Архимед ваннада юынганда: «Эврика!» – дип кычкырып җибәрә. Ньютонның исә, алмагач төбендә күләгәдән качып ятканда, башына алма өзелеп төшә. Алар очраклы рәвештә яңа законнар ачалар. Мин дә алардан ким түгел икән: кышлыкта 40 градуслы салкыннар китереп тарткач, үземчә искитмәле ачыш ясадым. Беренчедән, шундый зәмһәрир суыкта эшкә барасы юк. Чөнки мин – лаеклы ялда. Пенсионер булу үзе бәхет икән ләбаса! Пенсияне дә өйгә китереп бирәләр. Икенчедән, балалар бакчасына яки, потлы букча күтәреп, мәктәпкә дә барасы булмый. Буш вакыт та күп – үз иркемдә. Теләсә кайчан диванга кырын ятып мультфильм карыйм. Әле менә «Белмәмешнең Кояшлыга сәяхәте» дигән китап укыйм. Үлеш кызык: кычкырып көлә торгач, песием, шикләнеп, карават астына кереп качты. Әйе, пенсия яшенә җитү – үзе бер бәхет. Өченчедән, кайчан телисең, шул вакытта утырып ашыйсың. Яңа гына машина тәгәрмәче кадәр бер бәлеш «суктым». Кичә 80 яшьлек күрше карчыгы белән чана шуып кайттык. «Кич белән дискотекага чыгасыңмы?» – дип сораган идем, ул: «Әнкәй рөхсәт итсә, чыгам», – диде. Үзе, серле генә елмаеп, шәл чите белән авызын каплаган булды.

Элек шулай иде: су буйлары, тыкрык-урамнар ду килеп уйнаучы бала-чагалар белән тула, аларның шатланышып көлгән тавышлары көннәр буе диярлек яңгырап тора иде. Үзебез дә нәкъ шулай үстек: боз өстендә кәшәкә суктык, тимераякта узыштык, таулардан чана-чаңгы шудык, кар көртләре өстендә тәгәрәдек. Җәйләрендә су буйларында, әрәмә-рушаларда күңел ачып уйнадык. Кичләрен «шпион»лы, «аклы-кызыллы» кебек мавыктыргыч уеннар да читтә калмады. Кая китте икән алар? Нәрсә булган яшьләргә? Хәер, җавап бер: табигать кочагындагы кызыклы уеннарга алмашка компьютер һәм интернетлы телефоннар килде. Кечесеннән алып урта буынга кадәр экранга карап бакканнар – ашауларын да онытканнар. Көннәр буе шулар белән мавыгалар. Ярар, пенсиягә чыккач, саф һавада уйнарлар әле. Мәсәлән, без – күрше-тирәнең әби-бабайлары көн дә урамга уйнарга чыгабыз. Әнә, колхозга беренче тракторны алып кайткан Касыйм ага, көрәген тотып, тыкрыкка кереп китте. Кар атышыр өчен тау ясарга исәбе инде. Үзем әзерләп куйган кар йомарламнарын чиләккә тутырдым да урамга чыктым. Карасам, ни күрәм?! Сигез дистәне тутырып дәлше киткән Зәйтүнә белән Банат карчык юл уртасында әүмәкләшеп яталар. Көчкә аердым үзләрен, машиналардан «пробка» җыелган иде. Әбиләр Касыйм картны бүлешә алмыйлар икән. Вәт мәхәббәт, ичмасам!

- Костя мине генә ярата, мин синнән чибәррәк! Синең борының олы бер табалык! – дип кычкыра Зәйтүнә.

- Зато мин аш-су остасы! Синең бар белгәнең йомырка тәбәсе! Касыйм синең белән ачтан үлә! – дип, Банат аның авызын каплый.

Әйе, без – сәкеләрдә, мич башындагы сәндерәләрдә уйнап үскән буын вәкилләре. Безнең командадагы әбиләр – бүген тотып кияүгә бирерлек. Бабайлар исә дискотека идәннәрен сындырырлык кодрәткә ия. Чөнки химия кушылган ризыклар, колорадо «үпкән» бәрәңгеләр ашап үсмәдек. Тешләр исән, «эшләпәм, белмим, кемнеке, ә йөрәк үземнеке». «Бродяга» кинофильмында һинд актеры – легендар Радж Капур шулайрак җырлаган иде.

Әле генә урамда уйнарга оныкларны да чакырган идем, чыкмадылар. Компьютерда шарт-шорт атышып калдылар. Ярар, аның каравы без – өлкәннәр табигать кочагында, мушкетерлар кебек, тәпәч шпагалар белән чәкәләшәбез, кар башкаласын штурмлыйбыз, аннан соң арып-талып, тәннәребезгә сихәт алып, өйләргә таралабыз. Кергәч, тәмләп бал белән мәтрүшкәле чәй эчәргә керешкән идем, әче итеп сызгырдылар. Тәрәзәдән карасам, берәү кул болгый. Банат карчык икән, «свидание»гә чакыра. Касыймны Зәйтүнәгә калдырган, күрәсең. Әллә чәйдән, әллә Банат чакырудан эчкә җылы таралды. Ярар, чәе качмас, чыгыйм әле, җәмәгать. Күчтәнәчкә берничә кәнфит тә эләктерим ни булмаска. Без кемнән ким? Бабагыз әле ого-го! Эһем, эһем…

Рәсем ясалма интеллект ярдәмендә генерацияләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев