«Минем әни – иң шәбе» исемле фотобәйгебезнең чираттагы катнашучысы №4 - Рахимов Адель
Минем энием Алиса исемле. Ул дөньяда иң назлы, иң матур Әни. Мин әниемне бик яратам!
Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет -
Һәр баланың
Үз әние булуы!
Минем эни, һич бәхәссез,
Иң сөйкемле әни ул!
Әйткән сүзе,
Кылган эше -
Һәммәбезгә туры юл.
Борчыйсым килми әнине,
Елмаеп,көлеп йөрсен.
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен!
Сарман урта мәктәбенең 1 "А" класс укучысы Рахимов Адель.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев