Узган ялларда, районда рейд узды
Узган ялларда 17, 18, 19 август кичке һәм төнге вакытта уздырылган рейдлар барышында барлыгы 20 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды.
Шулар арасында тупас итеп кагыйдә бозучылар - 1 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче, 1 җәяүлегә юл бирмәүче, 1 – транспорт чарасында балалар йөртү кагыйдәсен бозучы бар иде. 4 - куркынычсызлык каешларын кулланмаучыга, 3 – тизлек режимын бозучыга, 2 – укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчегә административ беркетмәләр төзелде. 20 августтан район территориясендә «Игътибар-балалар!» профилактик чарасының 2 этабы башланды. Ул балалар катнашында һәлакәтләрне булдырмауга юнәлтелгән.
Район ЮХИДИ булекчәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев