САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белдерүләр

Бүген – Илһам Шакировның туган көне

Бүген якташыбыз – халкыбызның бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көне. Исән булса, аңа 84 яшь тулган булыр иде.

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туа. Яшьтән үк җыр, музыка белән мавыга. 1954 елда Теләнче-Тамак урта мәктәбен тәмамлагач, шул елда ук ул Казан музыка училищесына укырга керә. Бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына күчә һәм аны 1960 елда тәмамлап, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли башлый. Һәм бөтен гомерен халкына багышлый, татар җыр сәнгатен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев