САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы чәчү алдынгылары бүләк алдылар

Һәр биш көн саен алдынгыларны билгеләү матур традициягә әверелде. Чираттагы бүләкләүгә бүген чыктык.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов кырдагы эш барышы белән танышып, югары нәтиҗәләргә ирешкән механизаторларга акчалата бүләкләр тапшырдылар. Үзебездә җитештерелгән тракторларда чәчү башкарганнар арасында бу юлы да беренчелек "Сарман" агрофирмасыннан Мансур Хафизовта булды. Аның хезмәттәше Нияз Тимерҗанов өченче урынны алды. "Җәлил"дән Наил Кыямов икенче булды.
Чит ил техникасында эшләүчеләр арасында беренче урында "Нөркәй" агрофирмасыннан Галимҗан Гыйльфанов иде. "Сарман"нан Рузил Әһелтдинов, Алмаз Хәсәнов икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.
Сабан культураларын чәчүдә хезмәт куйган "Нөркәй" агрофирмасыннан Валентин Бормотин - беренче, Марат Галиуллин - икенче, "Сарман"нан Илмир Хафизов өченче булдылар. Шикәр чөгендере чәчү агрегатларында эшләүче Алмир Саттаров ("Нөркәй") беренче булса, "Сарман"лылар Ринат Сәгьдәтов, Марс Гайнетдинов икенче-өченче урыннарны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев