Татарстаннан Кытайга азык-төлек экспорты сизелерлек арткан
2026 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанның Кытай Халык Республикасына агросәнәгать продукциясе сатуы нык үскән. Федераль азык-төлек куркынычсызлыгы үзәгенең республика филиалы мәгълүматларына караганда, бу чорда 31 мең тоннадан артык продукция тикшерү үткән — бу узган елның шул ук периодындагы күләмнән 56% ка күбрәк. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Төп экспорт позицияләре булып киптерелгән азык-төлек борчагы, җитен орлыгы һәм рапс мае тора. Ярты ел эчендә Кытайга тимер юл белән 5 партия борчак, 4 партия җитен һәм 2 партия рапс мае озатылган.
Иң зур үсеш киптерелгән борчак сатуда теркәлгән — бу күрсәткеч 14,1 мең тоннага җиткән (үткән елга караганда 4 тапкырга арткан). Җитен экспорты 11,8 мең тонна тәшкил иткән (41% ка үсү), ә рапс мае күләме 7,7 мең тоннага җиткән (17% ка арту).
Экспорт структурасында үзгәрешләр дә бар: әгәр бер ел элек исемлеккә солы һәм чөгендер түбе дә кергән булса, хәзерге чорда алар Кытай ягыннан соралмый. Бу Кытайның бөртекле-кузаклы культураларга, майлы орлыкларга һәм үсемлек майларына өстенлек бирүен күрсәтә.
Экспортка җибәрелә торган һәр партия республика филиалы сынау лабораториясендә катгый контроль үтә. Тикшерүләр раслаганча, барлык продукция Кытайның карантин һәм фитосанитар таләпләренә тулысынча туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев