Татарстанда яңа уңышны сертификацияләү башланды
Республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе сыйфатын күзәтүче белгечләр быелгы урып-җыюның тәүге партияләрен сынауга алдылар. Чүпрәле районыннан китерелгән 94 тонна бодай үрнәге Федераль үзәкнең Татарстан филиалы лабораториясендә тулы тикшерү үтте, дип яза «Татар-информ» МА.
Тикшерү барышында ашлыкның дымлылыгы, аксым дәрәҗәсе, чит өлешләр булуы һәм бөҗәк-корты белән зарарлануы ачыкланды. Нәтиҗәләр буенча, бодайга өченче сыйныф билгесе куелды — бу аның эшкәртү сәнәгате өчен яраклылыгын раслый.
Филиал директоры Татьяна Менликиева билгеләп үткәнчә, партиянең протеин күрсәткече (16,2%) сыйныф нормасыннан (12%) шактый артып киткән, бу ашлыкны югары сыйфатлы азык буларак бәяләргә мөмкинлек бирә.
Мәйданнардан алынган пробалар көн саен тикшерү үзәгенә озатыла. Сезон дәвамында республикада 2,2 млн тоннадан артык бодайны сертификацияләү көтелә. Урып-җыю тәмамланганчы, белгечләр 4,5 меңгә якын үрнәк алып, 86 меңнән артык лаборатор анализ үткәрергә ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев