Сөлек авылы халкы санитар икеайлыкта актив катнаша
Авыл хуҗалыгы

Сөлек авылы халкы санитар икеайлыкта актив катнаша

Районда санитар, яшелләндерү һәм төзекләндерү икеайлыгы бара. Анда Сөлек авылы халкы да актив катнаша.

- Авыл территориясен, Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгын саклауда башларын салганнар истәлегенә куелган һәйкәл тирәләрен җыештырдык, чәчәкләр утырттык. Юл кырларындагы чүпләрне җыйдык, баганаларны агарттык. Хәзерге көндә Бөек Җиңү бәйрәмен каршыларга әзерләнәбез, - дип хәбәр итте Сөлек авылы мәдәният йорты директоры Раушания Даутова.


Нет комментариев