«Сарман»лылар – ике, «Җәлил»леләр дүрт призлы урын алдылар
Район басуларында бөртеклеләрне, кузаклыларны һәм азык культураларын урып-җыю эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта аларның егерме проценты тәмамланган. Әлбәттә, бу – комбайнчыларның, йөк машиналарында хезмәт куючыларның уртак хезмәте нәтиҗәсе.
Белгәнебезчә, алдынгы механизаторларның югары күрсәткечләре даими рәвештә район җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтелә. Дүшәмбе көнне урып-җыю кампаниясенең икенче бишкөнлеге батырлары бүләкләнде. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Гөлүс Фәттахов, җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев хөрмәтләделәр.
Иң элек комиссия Колмәт авылы тирәсендәге борчак басуында тукталды. Анда беренче төркемдә икенче-өченче урыннарны алган «Сарман» агрофирмасы механизаторлары – Ринат Сәгъдәтов белән Фәнзил Гайнетдинов бүләкләнделәр. «Җәлил» агрофирмасыннан Илмир Солтанов беренче урын өчен макталды. Исегезгә төшерәбез: әлеге төркемдә хезмәт куючы кыр батырлары тугыз метрлы чапкычлы комбайннарны «иярлиләр».

Икенче төркемгә караучы комбайннарның чапкычы ике метрга кыскарак булса да, бу аларда эшләүчеләргә бер дә комачауламый – механизаторлар үз хезмәтләрен югары дәрәҗәдә башкаралар. «Җәлил» агрофирмасы командасы, без барганда, Рангазар басуында урып-җыю белән мәшгуль иде. Нәкъ шушы хуҗалык хезмәткәрләренә икенче категория буенча барлык призлы урыннар туры килде. Монда беренче урынга Илдар Харисов лаек булды. Икенче урында Ленар Якупов урнашты. Айнур Әхәтов өченче урынны яулады.
– Шулай дәвам итегез. Уңыш яхшы, җыеп алырга көннәре булсын, – диделәр җитәкчеләр.
«Нөркәй» агрофирмасына исә бу юлы да бәхет елмаймады. Аның басуларына яңгыр да ешрак төшә, техникасы да «көйсезләнеп» тора. Егетләрнең вакытлыча кыенлыкларны җиңеп чыгуларында шигебез юк!
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев