САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

«Сарман» агрофирмасы механизаторына призлы урыннар алу ошап китте

Урып-җыю сезоны ел да яңа исемнәр ача.

Быел да яшь механизаторлар арасында моңа кадәр таныш булмаган йөзләр күренде. Шуларның берсе – «Сарман» агрофирмасыннан Азамат Фәрхетдинов.

Сарман егете икенче ел инде кыр эшләрендә катнаша икән. Аграр көллияттә укыган вакытта практиканы да шул агрофирмада үткән ул. Хәзерге вакытта Азамат язгы рапсны теземнәргә салу белән мәшгуль.

– Әтием миндә кечкенәдән техникага мәхәббәт тәрбияләде. Ул мине машиналарны сүтеп-җыярга өйрәтте. Гомумән, техника белән нык кызыксынам, эш процессы да күңелемә бик якын. Икмәк суктыру, рапс егу кебек эшләрне үз итәм. Үземнең туган ягымда файдалы эш башкару миңа ошый, – диде ул.

Язмабыз героеның әтисе Гаяз яшьрәк чагында шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган. Хәзер аның район үзәгендә автосервисы бар, кыр эшләреннән буш вакытларында Азамат та шунда кайнаша. Әнисе Ирина «Сарман» агрофирмасында хисапчы вазифаларын башкара. Аның бабасы Егор заманында безнең якларга Башкортостаннан күченеп кайткан булган, Сарманда төпләнгән, хәзерге буа урынында тегермән тоткан. Азамат әйтүенчә, авыл хуҗалыгына тартылуы да якыннарыннан бирелгәндер.

– Төрле чаклар булгалый инде. Техника ватылса, бераз авыргаракка туры килә. Тәҗрибәле хезмәттәшләрем дә нык булышалар. Айнур Закиров белән Нәфис Шәфыйгуллин комбайнда йөрергә өйрәттеләр, «Нөркәй» агрофирмасында эшләүче дустым Данияр Нуртдинов та төпле киңәшләр бирә, – диде яшь механизатор.

Урып-җыюда катнашучылар арасында бишкөнлек нәтиҗәләре буенча ул үз төркемендә икенче тапкыр рәттән өченче урынны алды. Тырыш хезмәте өчен аңа район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев рәхмәт белдерделәр. 

Башка призлы урыннар алучылар исемлеге һәм тулырак фоторепортаж белән sarman-rt.ru сайтыннан танышырга була.

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев