Кыр батыры – «Нөркәй»дән Рудик Хәерутдинов
Милли бәйрәмебездә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә аеруча зур хөрмәт күрсәтелде.
Быелгы кыр батыры дип «Нөркәй» агрофирмасының «К-744» тракторында эшләүче механизаторы Хәерутдинов Рудик Рамил улы танылды.
– Көнне төнгә ялгап, башыннан ахырына кадәр тырыш хезмәт куйды. Гомумән, гомерен туган җиренә, җиргә багышлаган үз эшенең остасы, тырыш механизатор ул, – диделәр аның хакында хезмәттәшләре.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин аңа бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев