Карашай Саклауда бүген көтү чыкты
Авыл хуҗалыгы

Карашай Саклауда бүген көтү чыкты

Ел саен беренчеләрдән булып көтү Карашай Саклау җирлегендә чыга.

Быел да, җыелып киңәштеләр дә, малларны иркенгә чыгарырга булдылар авыллар халкы. 

- Кичә Чурашта чыкты көтү. Бүген, Аллаhка тапшырып, Карашайда малларны кырга чыгардык. Хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны аз түгел. Ике авылга 200дән артып китә. Кәҗә-сарык та җитәрлек. Хәерле сәгатьтә булсын, - диде җирлек башлыгы Вероника Хөсниева.


Нет комментариев