Иң зур җитештерүчәнлек «Нөркәй»леләрдә күзәтелә
Соңгы көннәрдә район территориясендә аяз, явым-төшемнәрсез диярлек һава торышы урнашты.
Өстәвенә, артык кызу да булмады – ныклап эшләр өчен менә дигән шарт бу! Шул уңайдан районның кыр хезмәтчәннәре бөтен көчләрен төп бөртекле культураларның берсе – көзге бодайны урып-җыюга багышладылар.
Аны быел 15160 гектар мәйданнан җыеп-алу планлаштырыла. Соңгы мәгълүматлар буенча, әлеге эшләрнең 41,2 проценты төгәлләнгән – 6260 гектардан 35732 тонна көзге бодай урылып, элеваторга озатылган. Гектарыннан уртача уңыш та сөендерә – ул 56,5 центнер тәшкил итә.
Әлбәттә, кыр батырларының тырышлыкларыннан башка мондый күрсәткечләргә ирешеп булмас иде. Хезмәтләре җитәкчеләр тарафыннан югары бәяләнү дә аларга көч өсти. Шушы көннәрдә урып-җыю кампаниясенең икенче бишкөнлеге нәтиҗәләре чыгарылды һәм алдынгылар билгеләнде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев, механизаторлар янында булып, яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәргә акчалата бүләкләр тапшырдылар.
«Җәлил» агрофирмасыннан бүләкләнүчеләрнең икесе дә Урта Кәшер авылының Харисовлар нәселеннән иде. Айнур беренче төркемдә җиңүче булып танылса, аның туганы Илдар призлы өчлекне япты. Ул урып-җыю эшләрен дәвам иткән вакытта җиңүче егет бункерын бушата иде. Айнур туганының килеп җиткәнен түземсезлек белән көтте.
– Шулай бер урында биеп тора башлыйлар, тизрәк эшне дәвам итәселәре килә, – дип шаярттылар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре.
Тик егетләрне түземсезлек кенә биетмәде. Алар ялга туктаган арада басуга сәнгать осталары да килеп җиттеләр. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада барлык агрофирмаларның да басуларына чыга, бу көнне чират «Җәлил»гә дә җитте. Җирле артистлар комбайнчыларны матур җыр-биюләре белән яңа уңышларга рухландырдылар.
Иң зур җитештерүчәнлекне бу юлы да «Нөркәй» агрофирмасы күрсәтте. Нияз Дәүләтов икенче төркемдә беренче урынны алды, Илнур Ибраһимов исә өченче урынны саклап калды. Беренче төркемдә Харисовлар арасына Нәсим Гыйльманов керде – ул икенче урынга лаек булды. Ә өченче төркемдә призлы урыннарны тулысынча «Нөркәй»леләр алдылар. Булат Сафин чираттагы җиңүен яуласа, Руслан Хаҗиәхмәтов икенче урында урнашты. Рөстәм Газизов «пьедестал»ның өченче баскычына күтәрелде.
– Өлкән яшьтә булса да, кыр хезмәтенә тугры кала, эшен ташламый, – диделәр аның турында.
«Сарман» агрофирмасы данын яклауны да ветеран-комбайнчы дәвам итә – бу юлы да Ринат Сәгъдәтов тугыз метрлы чапкычлы «өлкән яшьтәге» комбайннарда эшләүчеләр арасында икенче урынны алды.
Күренгәнчә, кыр хезмәтчәннәре арасында төрле яшьтәге батырлар бар. Араларында тәҗрибәле механизаторлар булуы яшь егетләргә тизрәк эшкә өйрәнергә ярдәм итә.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев