Парклар
Сарман һәм Җәлил парклары – матур агачлыклары, фонтаннары, балалар мәйданчыклары, уңайлы ял почмаклары, мәдәни чаралар үткәрү өчен барлык мөмкинлекләре булган яшел зоналар.
-
Татар Илеге мәдәният һәм ял паркы
Тасвирлама: Сарман – бай тарихлы авыл хуҗалыгы районы.
Адресы: Татарстан Республикасы, Сарман авыл җирлеге, Илек
-
Сармандагы Үзәк мәдәният һәм ял паркы
Тасвирлама: Сармандагы Үзәк мәдәният һәм ял паркы – районның иң “өлкән” паркларының берсе.
Адресы: Татарстан Республикасы, Сарман авыл җирлеге, Ленин паркы
-
Ә.М.Залаков исеменәге үзәк ял паркы
Тасвирлама: Парк кеше белән табигатьнең үзара мөнәсәбәтенә һәм мелиорациягә багышланган.
Адресы: Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы, 26 б йорт
-
ТАССРның 100 еллыгы скверы
Тасвирлама: ТАССРның 100 еллыгы паркы Сарманның яңа микрорайонына урнашкан. Аңа республикабызның 100 еллыгы уңаеннан 2021 елда нигез салынды. Биредә аеруча ветераннар еш булалар. Бөек Җиңүне бәйрәм иткәндә, паркта агач утырту матур традициягә әйләнде. Яктыртылган аллеялар, балалар мәйданчыгы, урам тренажерлары, уңайлы эскәмияле ял почмаклары булган әлеге бакча – сарманлыларның яраткан ял урыннарының берсе.
Адресы: Сарман районы, Сарман авылы, Тынычлык урамы, 69 а
-
“Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең 50 еллыгы” исемендәге парк
Тасвирлама: Нефтьчеләрнең данлы хезмәтенә һәйкәл буларак нигез салынган бу парк 2009 елда ачыла.
Адресы: Сарман районы, Җәлил поселогы, Урман урамы, 4 а
-
Ветераннар паркы
Адресы: Җәлил поселогы, Кол Шәриф урамы
-
Муса Җәлил исемендәге бульвар
Адресы: Сарман районы, Җәлил поселогы, Ленин урамы
Сарман һәм Җәлил поселогы паркларында гаилә белән күңелле ял итәргә дә, уңайлы эскәмияләрдә тынлыкка хозурланып утырырга да, елның төрле фасылларында табигать үзгәрешләрен күзәтергә дә мөмкин. Аларда һәркем күңеленә шифа, тәненә дәва, йөрәгенә ял ала.