САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

ТАССРның 100 еллыгы скверы

  • Тасвирлама:

    ТАССРның 100 еллыгы паркы Сарманның яңа микрорайонына урнашкан. Аңа республикабызның 100 еллыгы уңаеннан 2021 елда нигез салынды. Биредә аеруча ветераннар еш булалар. Бөек Җиңүне бәйрәм иткәндә, паркта агач утырту матур традициягә әйләнде. Яктыртылган аллеялар, балалар мәйданчыгы, урам тренажерлары, уңайлы эскәмияле ял почмаклары булган әлеге бакча – сарманлыларның яраткан ял урыннарының берсе.

  • Адресы:

    Сарман районы, Сарман авылы, Тынычлык урамы, 69 а

ТАССРның 100 еллыгы скверы – шулай ук җәлиллеләрнең яраткан ял урыны. Биредә 2021-2022 елларда “Татарстан Республикасы җәмәгать киңлекләрен үстерү” һәм “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” программалары кысаларында аны үзгәртеп кору буенча эшләр башкарылды. Спорт һәм балалар мәйданчыклары, күзәтү променады, беседкалар, амфитеатр, ике су колонкасы һәм башкалар паркны кызыклы һәм уңайлы шартлары булган ял урынына әйләндерергә мөмкинлек бирде. Биредә шулай ук спортның экстремаль төрләре белән шөгыльләнү өчен дә шартлар тудырылачак.