САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Муса Җәлил исемендәге бульвар

  • Адресы:

    Сарман районы, Җәлил поселогы, Ленин урамы

Элеккерәк елларда бульвар сквер дип аталган. Ләкин 2019 елда “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең 60 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан аңа реконструкция үткәрелде һәм аның исеме “Муса Җәлил исемендәге бульвар” дип үзгәртелде. Биредә яңа брусчатка җәелде, фонарьләр һәм эскәмияләр урнаштырылды, “Кызыл ромашка” мемориалы төзелде. Мемориалда уку зоналары бар, ягъни яктыртылган зур экраннарда татар һәм рус телләрендә Муса Җәлилнең шигырьләрен укырга мөмкин. Ял, балалар өчен уен, фотозоналар, трибуналары булган концерт мәйданчыклары һәм башкалар җәлиллеләргә һәм поселок кунакларына бик ошый. Биредә “Мәдәни чәршәмбе” Бөтенроссия челтәр акциясе кысаларында концертлар һәм төрле чаралар үтә. Кыскасы, бульварда вакытны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкин.