САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Сармандагы Үзәк мәдәният һәм ял паркы

Сармандагы Үзәк мәдәният һәм ял паркы
  • Тасвирлама:

    Сармандагы Үзәк мәдәният һәм ял паркы – районның иң “өлкән” паркларының берсе.

  • Адресы:

    Татарстан Республикасы, Сарман авыл җирлеге, Ленин паркы

Халык телендә ул “Ленин бакчасы” дип йөртелә. 2015 елның 5 сентябрендә ул, “Парклар һәм скверлар елы” республика программасы буенча реконструкция ясалганнан соң, тантаналы төстә ачылды. Әлеге парк – сарманлыларның иң яраткан урыннарының берсе. Биредә иркен спорт һәм балалар мәйданчыклары, мәдәни чаралар үткәрү өчен – сәхнә һәм өсте каплаулы уңайлы эскәмияләр, һава сулап йөрер өчен асфальт юл бар. Янәшәдә генә – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган мемориал.