САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

“Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең 50 еллыгы” исемендәге парк

“Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең 50 еллыгы” исемендәге парк
  • Тасвирлама:

    Нефтьчеләрнең данлы хезмәтенә һәйкәл буларак нигез салынган бу парк 2009 елда ачыла.

  • Адресы:

    Сарман районы, Җәлил поселогы, Урман урамы, 4 а

Аңа поселокта яшәүчеләр генә түгел, аның кунаклары да яратып киләләр. Бию мәйданчыгы, өсте каплаулы сәхнә биредә теләсә-нинди һава торышы вакытында да мәдәни чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә. Уңайлы эскәмияләр, җәяүле прогулкалар өчен асфальт юллар да җәлиллеләрне үзенә тартып тора. Ә балалар бу паркны таганнары, таулары булган уңайлы уен мәйданчыгы өчен яраттылар. Биредә аеруча җәйге җылы кичләрдә һава сулап утыру, йөрү рәхәт.