САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат

Сарман районының мәдәният объектлары

Авыл районы булуга карамастан, Сарманда вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Биредә үзенчәлекле мәдәни объектлар шактый.

Сарман районында музейлар бик популяр. Аларның саны елдан-ел арта. Музейлар район үзәге Сарманда һәм Җәлил поселогында гына түгел, авылларда да мәдәният йортлары каршында, мәктәпләрдә ачылалар. Балалар аларда еш булалар, халкыбызның данлы тарихы алдында баш ияләр.

Ул тарихи экспонатларны ачыклау, җыю һәм саклауны максат итеп куя, яшь буынга аңлату һәм белем бирү эшчәнлеге алып бара, аны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә өлеш кертә. Тарихи белемнәрне пропагандалый, районда яшәүчеләрне ил һәм дөнья тарихын тагы да тулырак һәм тирәнрәк өйрәнүгә җәлеп итә. Музей фондында төрле предметлар саклана: рәсем, скульптура, кулланма сәнгать эшләнмәләре, нумизматик, этнографик материаллар, корал, документлар, сирәк китаплар һәм башкалар. Бүгенге көндә аларның саны – 1300 берәмлек. Музейда дүрт – Сугышчан Дан, Хезмәт Даны, Туган якны өйрәнү һәм мәгълүмати-күргәзмә заллары эшли. Сугышчан Дан залы. Витрина һәм стендларда сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре һәм фотолары урнаштырылган. Корал үрнәкләренә, шәхси предметларга да урын бирелгән. Хезмәт Даны залы. Экспозициядә Сарман районы хезмәтчәннәренең кызыклы экспонатлары белән танышырга мөмкин. Туган якны өйрәнү залы. Экспозициядә йорт кирәк-яраклары, милли костюмнар һәм хайваннар дөньясына кагылышлы экспонатлар файдаланылган. Мәгълүмати-күргәзмә залы. Биредә язучылар белән очрашулар, презентацияләр, музей дәресләре уза, тарихи фильмнар карау оештырыла.