САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Ә.М.Залаков исеменәге үзәк ял паркы

Ә.М.Залаков исеменәге үзәк ял паркы
  • Тасвирлама:

    Парк кеше белән табигатьнең үзара мөнәсәбәтенә һәм мелиорациягә багышланган.

  • Адресы:

    Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы, 26 б йорт

Шуңа күрә ул күп еллар “Татмелиорация” Траст компаниясе” ААҖе белән идарә иткән һәм республикада мелиорация үсешенә зур өлеш керткән Әнвәр Мәхмүт улы Залаков исемен йөртә. 1995-1999 елларда Әнвәр Залаков Сарман районын җитәкләде. Ул идарә иткән елларда районның кыяфәте һәм социаль-экономик үсеш дәрәҗәсе тамырдан үзгәрде. Татар халкының данлыклы улы, күренекле дәүләт, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, ару-талу белмәс хәйрияче Ә.М.Залаков үзенең бөтен гомерен җирләрне яхшыртуга, республика елгаларының юлларын һәм сулыкларны төзекләндерүгә, туган якның табигатен саклауга багышлады. Паркка 2017 елда реконструкция үткәрелә башлый. Ул район хакимияте зданиесе каршындагы юл аркылы урнашкан мәйданчыктан башлана. Төрле төстәге утлары булган фонтан, декоратив эскәмияләр, элемтә бүлеге зданиесе каршында урнашкан уңайлы сквер аны сарманлыларның яраткан ял урынына әйләндерде. Ике ягында мәһабәт чыршылар, матур куаклар үсеп утырган яктыртылган аллея Әнвәр Залаков истәлегенә куелган стела янына алып килә. Уң якта – район мәдәният йорты, урам сәхнәсе, балалар мәйданчыгы. Биредә балалар һәм зурлар өчен күп төрле мәдәни чаралар үтә. Паркка Әнвәр Залаков исеме 2018 елда бирелде.