САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Учак яктым урманда, яки шашлык пешерү кыйбатка төшмәсме?

Яз җитеп, карлар эрүгә, халык басу-кырларга, урманнарга ашыга. Учак ягып, ризык әзерләү белән бергә табигать-Анага, үзебез дә искәрмәстән, күпме зыян салына. Янгын чыгу очраклары да күбәя. Тегендә үлән якканнар, монда чүп яндырганнар, дигән хәбәрләр янгын хезмәте бүлекләренә еш килә башлый

 “Урманга керсәң дә, кагыйдә бозма!” - дип кисәтәләр урманчылар.  “Урман – безнең байлыгыбыз”, “Урман – халык байлыгы”, “Урманны саклагыз!” кебек шигарьләр һәр урманга керү юлында каршы алалар. Кеше – үзе төзүче дә, шул ук вакытта җимерүче дә. Күпме хезмәт кереп, тәрбия күреп үскән урманнарны кемнеңдер саксызлыгы, ваемсызлыгы бер мизгелдә харап итәргә мөмкин. – Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар дисциплинар, административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылалар, - ди Сарман участогы урманчылыгы урманчысы Айрат Вахитов. Учак якканда, моның өчен куаклардан, асылынып төшеп торган агач ботакларыннан, ылыслы яшь агачлардан ераграк урын сайларга киңәш ителә. 
да ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнар янындагы җир биләмәләренең хуҗаларына алдан кисәтү кәгазьләре җибәрергә тәкъдим иткән иде. Кипкән үлән, чабылмаган мәйданнар янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкиннәр. Шуңа моны да истән чыгармаска кирәк. Янгын чыгу куркынычы булган территорияләрне даими җыештырып, үләннәрен чабып тору сорала. 
Учак ягып җибәрү өчен, бензин яки башка төрле тизяндыргыч сыекчалар куллану тыела. Урман аланнарындагы коры үләнгә ут төртергә ярамый. Сүндерелмәгән шырпы, тәмәке төпчеге ташлау, пыскып янган чүп-чар, чүпрәк калдыру куркыныч. Шулай ук пыяла, шешә ватыклары да янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкиннәр. Ял итү урыныннан киткәндә, учакны сүндереп, су сибеп, балчык белән күмеп калдыру яхшы. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәү һәм башкалардан да шуны таләп итү зарур. Әгәр янгын чыгу очрагына юлыксагыз, кичекмәстән, урманчылыкка яки 01, 101 телефоннары буенча — янгын хезмәтенә, 112 телефоны буенча бердәм диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Шунысын да тагын бер кат искәртү урынлы булыр: районга эшлекле сәфәре вакытын да ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнар янындагы җир биләмәләренең хуҗаларына алдан кисәтү кәгазьләре җибәрергә тәкъдим иткән иде. Кипкән үлән, чабылмаган мәйданнар янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкиннәр. Шуңа моны да истән чыгармаска кирәк. Янгын чыгу куркынычы булган территорияләрне даими җыештырып, үләннәрен чабып тору сорала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев