Татарстанда инвалидлыгы булган кешеләр һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр ОСАГО иминият полисы бәясенең ярым күләмен кире кайтара ала. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу ташламадан үзләренә яки балаларына медицина күрсәткечләре буенча автотранспорт кирәк булган гражданнар файдалана ала.
Ташлама алуның төп шартлары.
- Медицина күрсәткече: транспорт белән тәэмин итү турындагы тәкъдим яңарыш һәм абилитациянең шәхси программасында (ИПРА) теркәлгән булырга тиеш.
- Кемнәргә бирелә: балигъ булган инвалид гражданнар (яки аларның законлы вәкилләре), шулай ук инвалид балаларның ата-аналары, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр.
- Компенсация күләме: дәүләт ОСАГО килешүе буенча түләнгән иминият премиясе суммасының нәкъ 50 процентын кайтарып бирә.
Гаризаны карау сроклары
Әлеге түләүне Россия Социаль фонды (СФР) башкара. Гаризаны һәм ведомствоара бәйләнеш кысаларында алынган мәгълүматларны карау вакыты 5 эш көе тәшкил итә. Әгәр карар кабул итү өчен документлар яки мәгълүмат җитмәсә, процесс өстәмә мәгълүмат туплау өчен тагын иң күбе 5 эш көненә туктатылып торырга мөмкин.
Нет комментариев