Татарстанда ел башыннан МХОдан кайткан 27 кеше «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасы буенча яңадан укыту узган. Бу хакта «Россия эше» кадрлар үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Белгечләр мәгълүматы буенча, укучыларның 12се әлеге үзәк ярдәмендә эшкә урнашкан, берсе үз эшен ачып шәхси эшмәкәр булган, ә тагын дүрт татарстанлы үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән. Узган елның шул ук чорында махсус хәрби операциянең дүрт катнашучысы гына укыган булган. Күрсәткечләрнең сизелерлек артуы кадрлар үзәгенең карьера консультантлары актив эшләве, ветераннарны вакансияләр ярминкәләренә җәлеп итүе һәм социаль челтәрләрдә дәүләт ярдәме чараларын актив яктыртуы белән бәйле.
Дәүләт программасы ярдәмендә ветераннар каравылчы, йөк төягеч йөртүче кебек һөнәрләр үзләштергән. Моннан тыш, кайбер катнашучылар үзләренең машина йөртү хокукларын «В» категориясеннән «С» категориясенә кадәр күтәреп, яңадан әзерлек узган.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм» дәүләт программасы 2013 елдан бирле эшли. Аның төп максаты — 2028 елга кадәр халыкның мәшгульлек дәрәҗәсен 60 проценттан да ким итмәү.
Нет комментариев