Җәмгыять

Татарстанда яшәүчеләрне 20 августта һава торышының кискен начарлануы турында кисәттеләр

20 августта Татарстанда һава торышының кискен начарлануы көтелә.

Кайбер районнарда яшен, урыннар белән боз һәм секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил булыр дип фаразлана.

Бу хакта республика халкына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе кисәтә (мәгълүмат чыганагы — «Татар-информ» МА).

Начар һава торышы вакытында белгечләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә:

  •  Агачлар, электр тапшыру линияләре, реклама щитлары һәм юл билгеләре янында качмагыз.
  • Урамнарда һәм юлларда хәрәкәт иткәндә бик игътибарлы һәм сак булыгыз.
  • Балаларны үзләрен генә калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез.

Мөһим: Гадәттән тыш хәлгә юлыксагыз, кичекмәстән ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына — 112 телефонына шалтыратыгыз.

 


Нет комментариев